Гыйбадат Исламия app for iPhone and iPad


4.0 ( 9120 ratings )
Lifestyle Book
Developer: Ayrat Israfilov
Free
Current version: 1.2, last update: 7 years ago
First release : 16 Jan 2015
App size: 8.31 Mb

Әхмәтһади Максуди (1868-1941) – ХХ гасырның беренче чирегендәге татар дөньясында иң укымышлы зыялыларыбызның берсе. Атаклы дин галимебез тарафыннан язылган “Гыйбадәте исламия” (1892) китабы бөтен бер тарихи чорны алып тора: ул хәтта, гарәп теленә тәржемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дәреслек булып та кертелә. Бездә исә – 1917 нче елгы революциягә кадәр – дәүләт мәктәпләрендә гомум кабул ителгән дәреслек булган. Әлеге китап, төп кулланма буларак, хәзер дә мөселман уку йортларында кулланыла. Дәреслектәге төп темалар – гакыйдә, тәһарәт, намаз, ураза, зәкят, хаҗ һәм көндәлек догалар.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан эшләнгән әлеге мобиль кушымта сезгә әлеге китапны һәрвакыт үзегез белән йөртү мөмкинлеген бирә. Программа эшләсен өчен җайланмагызның гел интернет челтәрендә булуы таләп ителми (оффлайн эшли ала).